албит проектыбыз һөнәребез агентлыклар ЮУЙ программалары файдалы сылтамалар милләт-ара оешмалар

 

Тәрҗемәче үз икмәген җәмгыятнең мәдәният-ара коммуникацияга теләкләрен кәнәгатләндерәрәк таба. Бугенге көндә тәрҗемәчедән ике телнең яхшы дәрәҗәдә белүе, киң белем дәрәҗәсә, махсус эшчәнлек өлкәсендәге терминология белән таныш булу, хезмәтләрне тиз арада күрсәтү һәм физик/техник мобильлек кетелә.

Максимум өстәлән кыйммәт бөтен катшанучылар иң алдынгы чишелешләр мөмкинлекләрен бүлешә торган мөхиттә генә тудырыла ала. Бу мөхитнең төп нигезләре - чишелешләр турындагы ачык фикер алышу, бүлешү, стандарт дәрәҗәгә чыгару һәм озак вакыт үтмичә өйрәтү программаларга кертү. Шундый җәмгыятьнең тудырылу өчен аны мөмкин кадәр күбрәк кешеләр тарафыннан теләве кирәк. Тәрҗемәчелек өлкәсендәге шундый инициатива өчен бер платформа буларак тудырылган "Татарстан тәрҗемәчеләр виртуаль форумы" уңышлы булсын өчен, аны регионыбызның тәрҗәмәчеләрнең үсә торган өлеше кабул итәрлек кыйммәтләр һәм концепцияләр нигезендә эшләве зарур.

Тәрҗемәчеләр, аларга эш бирүчеләрнең һәм укучы студентларның бу өлкәнең һәм шартларын дөрес аңлавы тудырылсын дип, форум башлаучылар Казанның, Татарстан Республикасы, Русия Федерациясен башка регионнары һәм чит ил тәрҗемәчеләре һәм тәрҗемәчелек оешмалары катнашуында төрле вакыйгаларны (семинарлар, презентацияләр, дискуссиялар һәм түгәрәк өстәлләр) оештыру һәм үткәрүне планлаштырыла.

 

Тәрҗемәчелек һөнәренең киләчәге һәм Казан урыны

Элек мәдәният-ара коммуникация сораулары (тәрҗемәчеләрнең специализация өлкәсе) гадәттә
a) дөньяның сәяси башкалаларында һәм и
b) дәүләт-ара институтларБМО, Аурупа берлеге, АСЕАН, ИКО, һәм башка оешмаларда һәм аларның махсус агентлыкларында
гына карала иделәр
.

Исәпләү технологияләрнең киң җәелүе, Интернетка киң керү мөмкинлекләрнең (аеруча чыбыксыз) һәм блогосфераның (шәхси кулланучыларның масса-күләм мәгълүмат чаралары) тууы белән, бу чикләнү әкреннән-әкрен юк ителә башланды, һәм бүгенгә аларга күп санлы башка урыннар өстәлде.

Казан мәдәният-ара диалогка ачык булган шәһәр дип танылырга лаеклы. Татарстан башкаласы эчке һәм милләт-ара сорауларда чикләнгән сәяси автономиягә ия, шулай ук югарыдагы исемлектә күрсәтелгән шәһәрләргә үз халык саны буенча да оттыра. Шуңа карамастан, аның үз өстенлекләре дә бар:
1) шәһәр халкының зур өлеше инде иң әз ике телдә (рус һәм татар телләре Республикабызда тигез хокуклы дәүләт телләре дип билгеләнгән, икесе дә урта мәктәпләрдә укытыла) сөйләшә, ЮУЙларында укуның төп өлеше рус телендә үткәрелә,
2) татар яшьләрен үзләренең туган телләрен дөньның төрле якларда яшәгән 7 миллион татарның мәдәни үзенчәлеге билгесе икәнен аңлавы
3) бөтен ватандашларын үзләренең карьера үсешен уңышлылыгы мөмкинлекләрен үстерер өчен иркен дәрәҗәдә элекке СССР илләрендә кулланылан рус һәм хәзерге көннең милләтләр-ара аралашу нигезе булган инглиз телләрне белү кирәклеген аңлаулары.

Санак технологияләрен дәвам иткән үсеше киләчәктә кешеләр бер телне генә белсәләр дә, артык уңайсызлык чикмәсләр дип фикергә китерә. Язылган һәм сөйләнгән хәбәрләрен бер телдән икенчегә тәрҗемә итә алучы Интернет-платформалар һәм кәрәзле җиһазлар бүген инде бар һәм кешеләргә төрле вәзгыятләрдә ярдәм итә алалар. Аларның тагын да киңрәк танылуы өчен алга таба да үзгәрешләрне кертергә кирәк булачак (тәрҗемә алгоритмлары, төрле телләрдәге сүзлек зурлыгы, җөмләләр һәм әйтемнәр мисаллары, һәм башкалар), ләкин бер көнне кеше тәрҗемәчедә кирәге калмас дип фараз итү мөмкин.

Кешелекнең прогрессы безнең һөнәребезгә дә тими калмый. Киләчәктә мәдәният-ара коммуникация белгечләренең эшләре бер мәдәнияткә бәйле кодтан икенче мәдәният коды билгеләре белән аңлату бәлән чикләнмәячәге көн кебек ачык. Бүгенге көндә Казан шәһәребездә нәкъ төрле мәдәни мохитләрендә яшәүче кешеләр арасында ышаныч күперләрен кора алучы югары квалификацияле язылы һәм сүзле тәрҗемәчеләрнең эшләве генә яхшы дәрәҗәдә бәяләнә. Региональ һәм шәһәр хәкимиятләренең сәяси һәм икътисади активлыгы, регионыбызның олы ширкәтләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә бу сегментта үсеш тә күзәтелә. Бу базарга чыгып анда бар булган мөмкинлекләрен куллана алыр өчен, тәрҗемәчелекне өйрәнүче студентларга үз осталыкларын үстерергә кирәк. Бу форум аркылы аларга мөстакыйль күнегү һәм виртуаль консультация мөмкинлекләрен ачыклый.

Казанның тәрҗемәчелек базары: киртәләр һәм мөмкинлекләр...

- Планетабызда телләрнең зур төрлелеген калачагы шартларны сакларга торышырга кирәк ме? Бу йөктән арынырга җиңелрәк булмас мы?
- Әфлисүннәргә караганда, йөземне җыерга, суын әзерләргә һәм савытларга тутырырга авыррак булса, йөзем бакчаларыннан арынырга кирәк микән? Телләрнең төрлелеген саклаудан файданың бер төрен мондан укый аласыз. Укып алгач, бәлки сездә планетабызның һәр ватандашының үзенең туган телен югары дәрәҗәдә белү, еш куллану һәм тулаем үзе яшәгән лингвистик мөхитендә тигезлек саклау кирәклеге аңлавы туар дип ышанасы килә.

Шәһәребез хәзергә берничә югары дәрәҗәле проектларга әзерләнә - алар арасында 2013нче елның Бөтендөнья җәйге универсиада һәм 2018/2022 елның футбол буенча дөнья кубогы чемпионаты. Безнең регионыбызның бу һәм башка дәрәҗәле милләт-ара вакыйгаларны кирәкле сыйфат белән уздыра алуында шөбхә юк. Аларның нәтиҗәсендә планетабызның төрле яклардан килгән вәкилләр безнең илебез кешеләрнең кунакчыл икәнең өйрәнеп, безне яхшырак таный башларлар. Бердән бер сорау - бу инвестицияләрдән ничек иң күп файда таба алачагыбыз? Киләчәк 2-3 ел өчендә Татарстанның веб-сәхифәләрне башка телләргә тәрҗемә итү башланачагын көтергә була - аннары исә милләт-ара активлыгыбыз һәм хезмәттәшлегебез тагын да югарырак дәрәҗәгә чыгачагын көтергә була. Әлбәттә, бу эшчәнлек хәзерге дөньяның милләтләр аралашуның әсбабы булган инглиз теле белән башланып, аның артыннан башка БМОның рәсми телләрен кулланмыча бармас.

Без бу үзгәрешләргә ничек әзерләнербез? Тулаем әзерләнү программаның элементлары арасында буенча укыту программалары, ТР хөкүмәтенең "Алгарыш" грантлар программасы, һәм кайбер башка адымнарны билгеләргә була. Шулай ук республикабызда шәхси ватандашлар тарафыннан башланылган проектлар да алып барыла: Need for Speak ирекле тәрҗемәчеләр лигасы, бу тәрҗемәчеләр форумы, төрле тәрҗемәчелек семинарлары, инглиз телендә эшләүче радио, тәрҗемәче булырга ашкынучы студентларны укыту программасы чикләрендә җәмгыяткә файда китерүчә проектларда катнаштыру программалары һәм башкалар.

Гел үсеп торучы теләкләребезне әйләндереп булыр дип өметләнмичә, бердән бер мөмкин чишелеш - безнең тарафыннан тудырылган өстәмә кыйммәтне үстерү. Мәдәният-ара коммуникация белгечләре булган тәрҗемәчеләр үз элешләрен төрле илләр һәм мәдәниятләр вәкилләре булган кешеләр арасында аңлау һәм кыйммәтле әзберләрне алмашу һәм башка хезмәттәшлек күперләрен төзүдә кертәләр. Бу өлкәдә эшләүчеләр өстәмә кыйммәтне тудыруны үстерер өчен астагы стратегияләрне куллана алалар:
a) аерым белгечләрнең үз эшчәнлекләренә төрле вазыйфаларның иң алдынгы чишелешләрне үзләштерергә чакыру
б) табылган чишешеләрне хезмәттәшләр белән бүлешү
в) бу вазыйфаларны хәл итә алучы күп санлы белгечләрне әзерләү.

Locations of visitors to this page

Фәрһад Фаткуллин проекты

Яндекс цитированияRambler's Top100 Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Hosted by uCoz